tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә?
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә?

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә?

Исегезгә төшерәбез, акция кысаларында музыкантлар бәйгесе, «Татар дозор» квесты һәм башка күп төрле чаралар уза. Фестивальнең махсус кунагы – «АИГЕЛ» дуэты. АИГЕЛ – Казанда яшәүче текстлар авторы Айгөл Гайсина һәм Санкт-Петербург музыканты Илья Барамиянең иҗади дуэты.

Yummy Music лейблы белән берлектә уздырыла торганҗанлы музыка бәйгесеснең тавыш бирү этабына ун яшь башкаручы үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

“ВКонтакте” челтәрендәге “Мин татарча сөйләшәм!” төркемендә уздырылган тавыш бирү барышында иң күп тавыш җыйган Рәлиф Ямалиев һәм жюри сайлавын узган тагын биш финалист – AliyaNur, Мурад Әл-Әнси, Элина Ситдикова, Yatmas Dusai, «Гыйлем» төркеме 18 апрельдә Милли китапханәдә музыкаль фатирникта чыгыш ясаганнар иде. Ә җиңүчеләрне исә 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак.

Алдагы ял көннәрендә узган «Татар-Дозор – 2021» квест-уенында бары тик мәктәп укучылары гына катнашты. Алар шәһәрдә татарча хезмәтләр күрсәтеләме-юкмы икәнен ачыкладылар. Моннан тыш, командалар Казанның тарихи урыннары аша уздылар, иҗади биремнәрне үтәделәр. Быелгы квестка биремнәрне Милли китапханә һәм Китап йорты да әзерләде. Җиңүче командалар 26 апрельдә, Бауман урамындагы йомгаклау концертында бүләкләнәчәк.

Акциянең тагын бер үзенчәлеге – «Тяжело с татарским» антипремиясе. Ул 2012 елдан бирле тапшырылып килә. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен оештыручылар тарафыннан ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтүче, әмма республиканың дәүләт телләрендә мәгълүмат бирмәүче дәүләт оешмаларының антирейтингы төзелә. Оештыручылар үз эшләрендә татар телен куллануны сорап төрле оешмаларга хатлар яза, муниципаль берәмлекләр дәүләт телләрендә мәгълүмат бирү ягыннан тикшерелә.

Яңалык

Быелгы акциянең яңалыгы буларак, Казан Башкарма комитеты белән берлектә Казанның хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле буенча беренче интенсив оештырылды. Бер ай дәвамында кунакханә, туклану урыны һәм сәүдә нокталары хезмәткәрләре татар теле кагыйдәләрен үзләштерә, грамматика һәм лексика буенча белемнәрен ныгыта алачак.

Әлеге курс татар телен куллану өлкәләрен арттыру ихтыяҗы булганлыктан эшләнде. Курсның максаты – республиканың төрле кунакханә, туклану урыны һәм сату нокталарында эшләүче вәкилләрен татар телендә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә өйрәтү.

Фестиваль, гадәттәгечә, Бауман урамында зур концерт белән төгәлләнәчәк. Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Акциянең музыкаль бизәлешен Yummy Music лейблы башкара.

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә Gauga, Карт Аяк, ОММАЖ, Taraf, qaynar төркемнәре, THE КАМ, Usal, K-Ru, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Финал концертын журналистлар Лилия Низамова һәм Гүзәл Закирова белән Кариев театры актеры Булат Гатауллин һәм Taraf төркеме музыканты Нияз Мөбәрәкҗан алып барачак.

Гала-концерт 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Бауман урамындагы сәгать янында башлана. Керү ирекле.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*