tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проектының премьерасы узачак
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проектының премьерасы узачак

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проектының премьерасы узачак

28 нче февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проекты премьерасы була. Авторы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Ибраһимов булган тамашаны «Пантера» камера балеты һәм «Заманча биюне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәкъдим итәчәк.

«Минем Казаным» проекты – бию, музыка, видеоинсталляцияне һәм башка экспрессив чараларны синтезлаучы оригиналь нәфис әсәр. Сәхнәдә ТР башкаласы тарихында һәм мәдәниятендә үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләрнең образлары барлыкка киләчәк. Бу – Сөембикә патшабикәсе, Гермоген патриархы, шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, опера һәм камера җырчысы Федор Шаляпин һ.б.

Тамашачыларга тәкъдим ителәчәк хореографик картиналар шәһәребезгә карата мәхәббәт белән сугарылганнар. Чара 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*