tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 11 сезоны ачылды
«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 11 сезоны ачылды

«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 11 сезоны ачылды

25 февральдә), Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 11 сезоны ачылды. Әлеге кыска вакытлы курслар халыкны намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтү өчен уздырыла. Бу юлысы дәресләргә 17дән алып 80 яшькә кадәр 150гә якын кеше җыелды. Аларның күбесе гадәттәгечә — хатын-кызлар: залдагы урыннарның 3/4 өлешен гүзәл затлар алды. Дәресләр махсус якынлашып килүче Рамазан ае алдыннан башланып китте, болай итү кардәшләргә изге ай тәмамланганчы намазны өйрәнеп өлгерергә мөмкинлек бирәчәк. Аларга атнасына берешәр тапкыр уздырылучы, барлыгы 7 дәрес тыңларга туры киләчәк. «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең унберенче агымы 8 апрельдә, Рамазанның 17 көнендә, ифтар белән тәмамланачак.

Мәктәпнең ачылыш тантанасына килгән дин кардәшләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең чыгышын ул «ән-Ниса» («Хатын-кызлар») сүрәсенең 57 аятен китереп башлады. Аның мәгънәсе: «Изге гамәлләрне кылган иман китерүче кешеләрне исә (сарайлары һәм агачлары) асларыннан елгалар агып торган җәннәткә кертәчәкбез». Мөфти хәзрәт Аллаһының шушы сүзләрен тәфсир кылды:

– Шушы аятьтән билгеле булганча, Җәннәткә керү өчен 2 шартны үтәргә кирәк — иман китерергә һәм игелекләр кылырга. Раббыбызның вәгъдәсе шундый, ә Ул Үзенең антларын беркайчан бозмый, — диде Камил хәзрәт һәм иманның һәм игелекләрнең асылын аңлатты. Ул иманның 6 шартында да тәфсилләп тукталды һәм интерактив рәвешендә Аллаһының Китаплары, фәрештәләр һәм пәйгамбәрләр, тәкъдир һәм Кыямәт көне хакында сөйләде.

Мөселман кешенең игелекләре турында сөйләгәндә, Камил хәзрәт аларның күплеген искәртте, әмма 5 төп игелекле гамәл барлыгын әйтте: болар исламның 5 баганасын тәшкил итүче шәһадә, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ. Намаз укуның тәүлеккә якынча барлыгы 1 сәгать вакыт алуын ассызыклап, ул кардәшләргә мөрәҗәгать итте: «Раббыбыз безгә тәүлеккә 24 алтын сәгать бирде һәм, Җәннәт вәгъдә итеп, бездән шуларның 1 сәгатен Үзенә багышлавын көтә. Күрәсезме, Җәннәтләргә керү — җиңел, бераз тырышлык куярга гына кирәк. Һәм Аллаһы Тәгалә безгә карата шуның кадәрле Рәхимле һәм Шәфкатьле, әгәр без Аңа таба бер адым ясасак, Ул безнең каршыбызга Үзе килә башлый». Хәзрәт гөнаһларның түләүсезләре булмавына да игътибар итте, алар өчен һәрчак түләргә кирәклеген әйтте: бу дөньяда — акча белән, Ахирәттә — җәза белән.

Дин кардәшләр Камил хәзрәткә сорау бирү мөмкинлеген дә ычкындырмады. Алар өчен тәүбә китерү, калдырган намазларны һәм уразаларны каза итеп кылу турындагы аңлатмалар аеруча файдалы булды.

Мөфти белән аралашканнан соң, тыңлаучылар дәрес алуга кереште. Аларны җенес һәм телгә карап төркемнәргә бүлделәр. Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым һәм татар һәм рус телләрендә уза. Укулар Казанның Галиев мәчетендә, һәр шимбәдә 8.00дән алып 12.00гә кадәр оештырыла. Остазлар булып танылган дин әһелләре: имамнар Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Солтан хәзрәт Морадимов, шулай ук Нәзарәтнең яшь волонтерлары торачак. Дәресләр тәһарәт алу, намаз уку, гакыйдә, ураза һәм төрле гыйбадәтләр турында булачак. Шул рәвешле, якынлашып килүче Рамазан аен гыйбадәттә үткәрергә теләүчеләр өчен бу бик яхшы мөмкинлек булды.

«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе 5 ел буе мәчеткаршындагы курсларга йөрергә мөмкинлекләре һәм вакытлары булмаган, әмма мөселман үтәргә тиешле гыйбадәтләрен башкарып яшәргә теләүче дин кардәшләр өчен оештырыла. Проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Ун сезон дәвамында әлеге курсларда 940ка якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Чыганак:dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*