tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы призларына хоккей турниры узды
Свердловск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы призларына хоккей турниры узды

Свердловск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы призларына хоккей турниры узды

25 февральдә Красноуфимск шәһәре Үзәк стадионының хоккей мәйданында балалар командалары арасында Бөтендөнья татар конгрессы призларына хоккей буенча Свердловск өлкә турниры узды. Ярышларда Екатеринбург, Красноуфимск, Кунгур шәһәрләреннән һәм Барда муниципаль округының җыелма командасы катнашты.

Ярышларны оештыручылар: Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татнефть-Ак Барс «СКП» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Свердловск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы администрациясе.

Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә формалашты:

1 урын “Ермак” командасы (Кунгур шәһәре).

2 урын «Луч ” командасы (Еатеринбург шәһәре).

3 урын «Барда» командасы (Барда шәһәре).

Җиңүчеләр һәм призерлар Бөтендөнья конгының истәлекле призлары белән бүләкләнде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*