tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар телен укытуның заманча методларына багышланган семинар узачак
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар телен укытуның заманча методларына багышланган  семинар узачак

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар телен укытуның заманча методларына багышланган семинар узачак

21 нче апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар телен укытуның заманча һәм нәтиҗәле методларына багышланган өченче семинар узачак. Чарада алты спикер – Казанның дәүләт һәм шәхси балалар бакчалары тәрбиячеләре, шулай ук «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина чыгыш ясаячак. Семинарда 500 гә якын педагог катнашыр дип көтелә.

Чарада катнашучылар балаларны массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә телне өйрәнү белән ничек кызыксындырырга, рәсемнәр ярдәмендә ничек әкиятләр һәм хикәяләр уйлап табарга, Пропп карталары белән ничек эшләргә икәнлеген беләчәкләр.

Семинар 13:00 сәгатьтә, теркәү 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. Чараны Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин алып барачак.

Белем бирү чарасы татар телен укытуның заманча һәм нәтиҗәле методларына багышланган семинарлар циклының өченчесе булачак. Беренче ике семинар 21 нче февраль һәм 31 нче мартта узды, аларда 1000 катнашучы булды. Чаралар Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә Казан Мэриясе тарафыннан уздырыла.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*