tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәйлән» фестивале җыр дөньясын ача
«Сәйлән» фестивале җыр дөньясын ача

«Сәйлән» фестивале җыр дөньясын ача

6 октябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең премьерасы башланды. Беренче көнне 16 катнашучының 8 үз репертуарларындагы иң матур җырларын башкарды.

Яшь башкаручыларның һәркайсы сәләтле, җырдан тыш та бик күп талантлары бар. Барысы да жюри әйткән сүзләрне, алар биргән бәяне игътибар белән тыңлап бара. Димәк, фестивальнең максаты да югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла: халкыбызның иң моңлы җырлары бөтен дөньяга таныла, ә сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдырыла, дигән сүз. Алар җырлап кына калмый, проект кысаларында катнашучылар өчен төрле мастер-класслар да уза.

Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата аласыз.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*