tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сезгә бар ишекләр ачык
Сезгә бар ишекләр ачык

Сезгә бар ишекләр ачык

Фотода – Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗайның иң матур, бар яктан да уңган-булган кызларының берсе Эльнара Атауллинаны күрәсез. Эльнара турында беренче тапкыр гына язуыбыз түгел, әмма аның хакында күпме язсаң да артык булмас, чөнки ул бар яктан да сәләтле кыз.

Җирле мәктәпнең тугыз классын гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, урта белемне Түбән Новгородның сәләтле балалар үзәгендә (ЦОД ) алды. Әле мәктәптә укыганда төрле дәрәҗә – район күләмендәгеләрдән башлап, Бөтенроссия, Халыкара конкурс-бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчесе яисә призёры булган кызыбызга зур конкурсны уңышлы узып, бу үзәккә эләгүе әлләни кыен булмый. Биредә дә ул тырышып укый һәм төрле дәрәҗә Дипломнар, Грамоталары санын байтакка арттыра. Соңгыларының берсен – биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призёры Дипломын аңа өлкә хөкүмәте мәгариф министры Ольга Петрова үзе тапшырган.

Талантлы кеше һәр яктан да талантлы дигәндәй, Эльнара искиткеч моң иясе, аның җырлаганын бер тапкыр ишетсәң, мәңге онытасы юк һәм бу өлкәдә дә уңышлары сокланырлык – вокал буенча хәтта Бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм дипломанты исемнәре иясе, иң мөһиме – ул бу исемнәрне татар җырларын башкарып яулый.

Шушы көннәрдә ул ЦОДны уңышлы тәмамлый, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре йөзәр баллга якын.

Якташ кызыбыз булачак һөнәре белән дә билгеләнгән инде – табиб буласы килә. Әлбәттә, сайлаган уку йортына кереп, югары белемле белгеч булсын дигән теләктә калабыз.

Шулай ук Эльнараны, аның йөзендә барлык яшь милләттәшләребезне якшәмбе, 27 июнь көнне билгеләнеп үтелгән Яшьләр көне белән ихластан котлыйбыз! Бүген сезнең алда бар ишекләр ачык, булган потенциалыгызны тулысынча кулланып, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, милләтебез, җәмгыять өчен кирәкле һәм файдалы кешеләр булыгыз, барлык өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын!

Наилә апагыз.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*