tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Мобильлек һәм дөньяга ачыклык – татарларга хас төп сыйфатлар” дигән темага семинар булачак
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Мобильлек һәм дөньяга ачыклык – татарларга хас төп сыйфатлар” дигән темага семинар булачак

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Мобильлек һәм дөньяга ачыклык – татарларга хас төп сыйфатлар” дигән темага семинар булачак

2021 елның 8 апрелендә (11:00) Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татар халкының гамәл стратегиясе буенча “Мобильлек һәм дөньяга ачыклык – татарларга хас төп сыйфатлар” дигән темага семинар булачак.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Мобильлекнең һәм дөньяга ачыклыкның тарихи нигезләре (күчмә тормыш, сәүдә белән шөгыльләнү, көчле империяләр).
  • 19 – 20 гасырлар чигендә татар җәмгыятендә барган яңарыш шарты буларак мобильлек һәм дөньяга карата ачык булу.
  • Әлеге сыйфатлар татарларда әле да сакланамы?
  • Мобильлек һәм дөньяга ачык булу – өстенлекме яисә хәвеф билгесеме? Ул татар халкының бердәмлегендә чагылыш табамы?
  • Миллилегеңне саклаган хәлдә ни рәвешле дөньяга ачык булырга?

Керү ирекле.

Адрес: Казан, Батурин ур. 7А, 1 кат, 137 каб.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*