tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районы мәдәният йортында якташ театр артистлары белән очрашу үткәрелде
Теләче районы мәдәният йортында якташ театр артистлары белән очрашу үткәрелде

Теләче районы мәдәният йортында якташ театр артистлары белән очрашу үткәрелде

Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе оештырган матур чарага мәктәп театрларының нәни артистлары, аларның укытучылары, авыл мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләп килүче Халык театрлары җитәкчеләре, анда уйнаучы үзешчән артистлар чакырылган иде. Очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм комедия театрының атказанган артистлары Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, артист Айдар Фәтрахманов, Чаллы дәүләт театры артисты Миләүшә Искәндәрова катнашты.

Артистларны, беренчеләрдән булып, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм алар белән очрашуга чиксез шат булуын әйтеп, әлегедәй очрашуларның дәвамлы булуын теләде.

Җавап сүзе белән чыгыш ясаган артистлар үзләренең ничек итеп театр дөньясына килеп керүләрен, артист тормышының кыенлыклары һәм уңайлыклары, татар театрның үткәне, бүгенге халәте турында сөйләделәр. Әлбәттә, очрашудагы сөйләшүдә телебез язмышы да читтә калмады. Бу тема Туган телләр һәм халыклар Бердәмлеге елында аеруча актуаль яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*