tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен өйрәнү буенча проектлар эшләргә теләгән яшьләр өчен “Үз телем” конкурсы үткәрелә
Татар телен өйрәнү буенча проектлар эшләргә теләгән яшьләр өчен “Үз телем” конкурсы үткәрелә

Татар телен өйрәнү буенча проектлар эшләргә теләгән яшьләр өчен “Үз телем” конкурсы үткәрелә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларындагы яңа проектларның тагын берсе –  яшьләр өчен «Үз телем». Бу конкурс укучыларны, студентларны һәм татар телен өйрәнү буенча проектлар эшләргә теләгән шәһәр яшьләрен җәлеп итү максатыннан үткәрелә. 

«Конкурсның исеме аның асылы турында күп нәрсә сөйли: без яшьләргә татар телен ничек өйрәнү турындагы идеяләрне көчләп тагарга түгел, ә телне өйрәнү өчен үзләренә кирәк булган проектларны һәм форматларны хупларга телибез», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гаризалар кабул итү бүген yztelem.ru сайтында башлана һәм 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Шунысы кызык, сайлап алуны үз өлкәләрендә экспертлар булган яшь казанлылар үткәрәчәк. Алар проектларның потенциалын профессиональ бәяли һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә алачак. Иң перспективалы эшләр авторлары гомуми приз фондыннан грантлар алачак, ул 1 млн сум тәшкил итәчәк.

Гүзәл Сәгыйтова, идея авторы һәм спонсорының  Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов булуын билгеләп үтте.

«Минемчә, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый инициативаларның безнең иҗтимагый структураларда һәм эшмәкәрлек арасында барлыкка килүе – бу бик яхшы башлангыч, ул үз ресурслары белән мөһим проектларга ярдәм итә ала. Әгәр дә Рөстәм Рамазанов үрнәге “йогышлы” булса, шат булачакбыз», – диде ул.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*