tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам. Беренче адымнар”ның җиденче сезоны тәмам
“Ислам. Беренче адымнар”ның җиденче сезоны тәмам

“Ислам. Беренче адымнар”ның җиденче сезоны тәмам

4 апрель көнне халык арасында популярлык казанган проектлардан “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен төгәлләде. 7-нче тапкыр уздырыла торган бу төркемдә 80 кеше шәһадәтнамә алды.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Өйрәнүчеләр 7 дәрес эчендә тәһарәт, намаз серләренә төшенә. Шуларга өстәп,  Пәйгамбәребезнең ﷺ  кыскача тормыш юлы, гакыйдә, хәләл-хәрам мәсьәләләрен үзләштерә. Дәресләр Рамазан ае якынлашканда тәмамлану сәбәпле, ураза турында да төп мәгълүматны өйрәнәләр.

Дәресләрне социаль бүлек активистлары, хәзрәтләр алып барды. Ачылу һәм ябылу тантанасында нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Гали хәзрәт Ибодов гыйбадәтнең Аллаһ каршында әҗерләре турында һәм намаз укуның фазыйләтләре, намаз калдыручыга булган сынаулар хакында бәян итте.

Ябылу тантанасында проект катнашучыларына шәһадәтнамәләр тапшырылды, остазларга рәхмәт сүзләре ирештерелде. Шәкертләр, гыйлем алуны дәвам итү мөһинлеген аңлап, Коръән укырга өйрәнергә теләкләре булуын һәм курсларга йөрергә ният кылуларын белдерделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*