tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Рөстәм Акъегет вафат
Шагыйрь Рөстәм Акъегет вафат

Шагыйрь Рөстәм Акъегет вафат

Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Җаны җәннәттә булсын. Туганнарына авыр кайгыны күтәрерлек күркәм сабырлык телибез»,- диелгән хәбәрдә.

Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин, әдәби тәхәллүсе Акъегет (1951 елның 5 мартында туган) — татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).

Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзеp шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына (1935—1959 елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, 1969 елда ул Казан дәүләт университетының филология факультетына — рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*