tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: «Түгәрәк уен» татар фольклор иҗат коллективларын җыя торган бердәнбер фестиваль
Данис Шакиров: «Түгәрәк уен» татар фольклор иҗат коллективларын җыя торган бердәнбер фестиваль

Данис Шакиров: «Түгәрәк уен» татар фольклор иҗат коллективларын җыя торган бердәнбер фестиваль

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-бәйгесе Россиядәге барлык татар фольклор иҗат коллективларын бер мәйданга туплый торган бердәнбер фестиваль.Чара быел 15нче тапкыр үткәрелә

«Бу – өзлексез рәвештә алып барыла торган проект. Быелгы «Түгәрәк уен» 28-30 августта уза. 28 августта 14 төбәктән килгән 300гә якын кешене Татарстанның Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән, Тукай районнары каршы алачак. Кичен районнарда концертлар була. Бу – райондагы мәдәният йортлары, иҗат коллективлары белән аралашу, методик ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлек», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

29 август көнне фестивальдә катнашучылар Казанга килә. Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында кунаклар өчен остаханәләр үткәрелә. 19:00 сәгатьтә Крылья Советов паркында «Кичке уен» уза. 30 августта «Түгәрәк уен» катнашучылары «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә була.

Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән арадашлык итү бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» һәм «Түгәрәк уен» Республика көненең йөзек кашы. Ул «Кичке уен»ның ни өчен Крылья Советов паркында узуын аңлатты.

«Казан зур, бәйрәмне төрле районнары күрсен, дибез. Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында милләттәшләребез күп. Милли бәйрәмебез Казанның төрле өлешләрендә бара. Моны да бер үзенчәлек дип әйтеп була», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*