tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шатлыклы вакыйга
Шатлыклы вакыйга

Шатлыклы вакыйга

Беренче  татар театр труппасы  барлыкка килүенә 110 ел һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург   дәүләт татар драма театры оешканына 25  ел тулу уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлау юллады.

Хөрмәтле Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры коллективы!

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән сезне беренче татар театр труппасы оешуга 110 ел һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм.

Оренбург – татар театр сәнгатенең бишеге. Нәкъ менә шушы калада 1905 елда “Сәйяр” театры коллективы оеша. Кыска вакыт эчендә ул татар театры тарихында беренче профессиональ драма труппасына әверелә. “Сәйяр” коллективы театр сәнгатенең үзенчәлекле мәктәбе ролен үти башлый. Монда Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Ә.Кулалаев, М.Иманский, Г.Болгарская, Н.Сакаев, Г.Мангушев, К.Тинчурин, Г.Камал, С.Байкина, З.Солтанова, Ф.Ильская кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары үсә. Соңыннан “Сәйяр”дә җитешкән артистлар җитәкчелегендә татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә театр труппалары һәм һәвәскәр коллективлар барлыкка килә. Шулай итеп, труппа бөтен төрки-татар дөньясына хезмәт итә. Әйтергә кирәк, үзбәк, казакъ, төркмән, башкорт милли профессиональ театрларын аякка бастыруда да “Сәйяр” артистлары һәм режиссерлары мөһим роль башкарды. Бүгенге көндә дә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург  дәүләт татар драма театрын милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә зарыгып көтеп алалар.

Хөрмәтле Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры артистлары! Бүгенге шатлыклы вакыйга – сезнең олы сәхнәдән милләттәшләребезгә рухи азык, җан җылысы, күңел күтәренкелеге өләшүче коллектив булып оешуыгызга 25 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Сезне милли театр сәнгатенә гашыйк булу, ерак гасырлардан мирас булып килгән моңнарыбызны, күркәм йолаларыбызны, классик язучыларыбыз иҗат иткән драма, комедия, трагедияләрне зәвыклы, һәр тамашачының күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкарырга омтылу берләштерә. Сезнең кебек татар театрына гашыйк шәхесләр булганда, милли театрыбыз мәңге яшәячәк! Барыгызга да исәнлек, гаилә бәхете, зур шатлыклар, иҗат чишмәгезнең саекмыйча, милләтебезгә киләчәктә дә тугърылыклы хезмәт итеп, тамашачыларны сөендереп яшәвегезне телим.

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*