tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шаулап, гөрләп, “Печән базары” үтте
Шаулап, гөрләп, “Печән базары” үтте

Шаулап, гөрләп, “Печән базары” үтте

Бүген, агымдагы елның 5 августында, Казан каласының Черек күл паркында “Печән базары” фестивале үтте. Чарада VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары да катнашты.

Биредә  Россиянең төбәкләреннән килгән 100 ләп дизайнер милли рухта эшләнгән һәм бизәлгән киемнәр, бизәнү әйберләре, күннән эшләнгән эшләнмәләр, калфак-кәләпүшләр, савыт-саба, китаплар һ.б тәкъдим итте. Шулай ук биредә татар халкының милли ашлары, төрледән-төрле чәйләр, бал продукциясе һ.б сатып алу мөмкинчелеге каралган иде. Һәр теләгән кеше чит төбәкләрдә яшәүче татарларның ризыклары белән сыйлана, рецептларын таба алды.

“Печән базарын”да 14.00-16.00сәгатькә кадәр һәр 15 минут саен бию остасы Нигина Низамиева Кырым, Әстерхан һәм Себер татарларының биюләре буенча мастер-класс үткәрде. “Базар”га килгән һәркем бию дәресләренә битараф кала алмады, теләүчеләр үзләре дә дәртле көйләргә кушылып биеде.

Шулай ук биредә төрле лекторийлар эшләде. “Хатира. Рецепты татарского счастья” китабының презентациясе булды, Г.Камал исемендәге дәүләт театры тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов “Татар театры: кичә, бүген, иртәгә?” темасына фикерләре белән бүлеште.

“Ирландизация юлы буенча татарлашу. Татар әйберен ничек сатырга?” мәйданчыгында кызыксынучылар үз эшен башлап җибәреп, хәзер табыш белән эшләүче эшмәкәрләрнең тәҗрибәләре белән танышты. Шамил Идиятуллин исә, “Регион16: КамАЗ, Убыр, ОПГ и СССРтм” проектлары белән таныштырып үтте. Татар мәгарифенең тарихы белән Ян Гордеев таныштырды.

“Печән базары”нда гарәби каллиграфия күргәзмәсе беркемнең дш игътибарыннан читтә калмагандыр. Монда ук каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева халыкны гарәп язулары серләренә төшендерде. Тарих белән кызыксынучылар Казан ханлыгы археологиясенә , Татарстанга 100 ел тулуга багышланган экскурсияләрдә катнаша алды.

Быелгы “Печән базары”нда “Гыйлем” мәйданчыклары да үз эшен алып барды. «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият» үзләренең продукциясе белән таныштырды, «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы үтте. Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү узды, «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәргә кагылышлы фикер алышу мәйданчыклары эшләде.

Халыкны иң кызыксындырган чара – теле-радио “йолдызы”, “МИН” тапшыруы алып баручысы Гөлназ Сәфәрова белән очрашу булды. Ул үзенең танылып китү тарихы һәм бүгенге көндә үз мисалында татар хатын-кызының гаилә белән эшне ничек бергә алып барып булганлыгы турында фикерләре белән бүлеште. Шулай ук дизайнер Мира Рахмат бүгенге көндәге мода өлкәсендәә актуаль тенденцияләр белән таныштырды. Лекторий дәвамында визажистлар кызларга киңәшләрен бирде.

 Кичен татарча концерт башланды.  Сәхнәдә Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев, Эльнар Байназаров, Ислам Калимуллин, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова чыгыш ясады.

Фестивальдә һәркем күңеленә якын мәйданчыкта ял итте, гыйлем өстәде, балалар махсус мәйданчыкларда күңел ачты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*