tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шаян ТВ» беренче балалар телеканалы үзенең 4 еллык туган көнен билгеләп үтә
«Шаян ТВ» беренче балалар телеканалы үзенең 4 еллык туган көнен билгеләп үтә

«Шаян ТВ» беренче балалар телеканалы үзенең 4 еллык туган көнен билгеләп үтә

«Шаян ТВ» беренче балалар телеканалы үзенең 4 еллык туган көнен билгеләп үтә. Телеканал үз эшчәнлегенә быел нинди нәтиҗәләр ясый? Туган көне уңаеннан, яраткан тамашачыларына нинди бүләк әзерләгән? Матбугат очрашуында әнә шулар турында сөйләделәр.

– Моннан 4 ел элек Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән «Шаян ТВ» – татар телендә эшли торган беренче һәм бердәнбер телеканал – эфирга чыга башлады. Президент безнең алга балалар, милләтебез өчен файдалы проектлар булдыру максатын куйды. Бүген шул максатларны истә тотып эшлибез. Ел саен берничә яңа проект әзерлибез. Халкыбызның бай мирасын саклауда «Шаян ТВ»ның өлеше зур булырга тиеш, – диде телеканалның баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Проектлар дигәннән, быел «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе беренче тапкыр телевизион форматта уза. Бәйгегә 3100 гариза килгән. Рамилә Сәхабетдинова «Татар сүзе»ндә балаларның да күп катнашуын билгеләп үтте.

– Бу безне бик шатландыра. Яшь буын татар сүзенең ямен, тәмен белеп үсәргә тиеш. «Татар сүзе» – бик җаваплы һәм кирәкле проект. 10 меңгә якын татар кешесен шушы бәйгегә җәлеп итә алдык икән, без моңа бик сөенәбез. Җиңүчеләр гала-концерты киләсе елның 26 апрелендә булачак, – диде баш мөхәррир.

Сүз – көмеш, җыр – алтын дигәндәй, «Шаян ТВ» телеканалы инде өченче ел рәттән, балалар өчен яңа җырлар барлау максатыннан, «Балачак җыры» бәйгесен оештыра. Быел шул җырларны тамашачыга җиткерү өчен, мәктәпләрдә һәм мәдәни үзәкләрдә концертлар үткәрә башлаганнар. Рамилә Сәхабетдинова сүзләренә караганда, 25 ноябрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре катнашында зур концерт булачак.

Автор-башкаручы, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең жюри әгъзасы Илгиз Шәйхразиев фестивальдә катнашучыларны югары бәяләде.

– Беренчедән, балаларның остазлары әйбәт, икенчедән, алар белән әти-әниләре шөгыльләнергә иренми. Конкурсның таләпләре бик югары. Таләпләр югары булгач, сыйфат та үсә, – диде ул.

Мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова телеканалның тамашачыларына туган көне уңаеннан нинди бүләк әзерләвен әйтте.

– Быел бу – безнең өр-яңа «Яраткан шигырь» проекты. Әлеге проект балаларга шигырьләр аша татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бай мирасы һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итә, – ди ул. – Балалар үзләре дә бик теләп катнаша. Чөнки монда без кечкенә генә фильм да төшерәбез. Шушы проектны караганнар классик һәм хәзерге заман шагыйрьләребезнең иҗаты белән кызыксына башлар, дип өметләнәбез.

Ләйсән Сафина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*