tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шаян ТВ” телеканалы “Апрель ае – Тукай ае” дигән рәсем бәйгесе уздыра
“Шаян ТВ” телеканалы “Апрель ае – Тукай ае” дигән рәсем бәйгесе уздыра

“Шаян ТВ” телеканалы “Апрель ае – Тукай ае” дигән рәсем бәйгесе уздыра

Апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Шул уңайдан, “Шаян ТВ” телеканалы “Апрель ае – Тукай ае” дигән рәсем бәйгесе игълан итә. Г Тукай шәхесенә, иҗатына, туган ягына, Казандагы Тукай исемен йөрткән истәлекле урыннарга, әдәби музеена багышлап ясалган рәсемнәрне 20 апрельгә кадәр [email protected] почтасына җибәрергә мөмкин.

21 апрельдән https://shayantv.ru сайтында рәсемнәр өчен тавыш бирү булачак. 30 апрель көнне җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләр Г.Тукай әдәби музеена экскурсия, Татарстан китап нәшрияты һәм “ШАЯН ТВ” каналыннан истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*