tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәех Равил Гайнетдин: “Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Болгарда затлы чаралар үткәрелә”
Шәех Равил Гайнетдин: “Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Болгарда затлы чаралар үткәрелә”

Шәех Равил Гайнетдин: “Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Болгарда затлы чаралар үткәрелә”

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин “Изге Болгар җыены”нда катнашты. Татарстан җитәкчелегенең эшен югары бәяләде.

“Бүген Болгар җиренә олы бәйрәмгә җыелдык. Бу – Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелә торган бәйрәм чараларының кульминациясе. Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Болгарда искиткеч затлы чаралар үткәрелә. Җитәкчеләргә тирән ихтирам, рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен. Без татар милләтенең, мөселманнарның бердәмлеген исбатлыйбыз”, – диде ул.

Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең бу эшкә башлангыч бирүен искә алды.

“80нче елларда ук Тәлгать Таҗетдин бу җиргә килеп, догалар кылды, халыкны ияләштерә башлады. Ул вакытта башлап йөрмәгән булсагыз, бүгенге бәйрәмгә ирешә алмас идек”, – диде ул.

Шәех Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгарны торгызу эше белән янып йөрүен, җанын биреп эшләвен искәртте.

Ул ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларның Мәскәүдә дә узачагын әйтте. Анда халыкара мөселман форумы булачак. Башка төбәкләрдә дә бу датага бәйле чаралар узачак.

“9-10 июнь көннәрендә Касыйм җирлегендә Сөембикәгә һәйкәл ачылачак”, – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*