tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге карамагындагы бала Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәге карамагындагы бала Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәге карамагындагы бала Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады

Кукмараның “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Алия Гарифуллина “Чиксез тормыш” дип исемләнгән IX нче Бөтенроссия инвалид балалар фестивалендә катнашты.

Мәскәү дәүләт гуманитар икътисад университеты оештырган әлеге талантлы яшьләр форумында ул Сергей Есенинның “Ана хаты” әсәре белән “Нәфис уку, автор сүзе” номинациясендә чыгыш ясады. Үз номинациясендә 15 катнашучы арасында Алия җиңүче булды, гала-концертта чыгыш ясады һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Аның кураторы – тернәкләндерү үзәгенең музыка җитәкчесе Ленар Баймиевка фестивальнең Рәхмәт хаты тапшырылды. Фестивальнең максаты – иҗади яктан сәләтле яшьләрне ачыклау, аларның иҗади сәләтләрен үстерү. Катнашучылар өчен мастер-класслар, “Москвариум”га бару оештырылды.

Балалар чын профессионаллар белән очрашып, кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, алга таба иҗади камилләштерү һәм үсеш мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр.

Мондый масштабтагы фестивальләрдә катнашу инвалидлыгы булган балаларга үз көчләренә ышанырга мөмкинлек бирә, тормышта яңа офыклар ача. Бу тернәкләндерү үзәкләренә йөрүче инвалид балалар өчен яхшы үрнәк. Алиянең мисалы – өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә чарланып, зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирүнең ачык күрсәткече. Иң мөһиме – балага үз потенциалын ачарга ярдәм итү.

mtsz.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*