tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәр көнен Зөлфия Камалова, «Бурановкие бабушки», Динә Гарипова, Feduk, Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре кыздырачак
Шәһәр көнен Зөлфия Камалова, «Бурановкие бабушки», Динә Гарипова, Feduk, Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре кыздырачак

Шәһәр көнен Зөлфия Камалова, «Бурановкие бабушки», Динә Гарипова, Feduk, Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре кыздырачак

30-нчы августта бәйрәм чаралары 10 мәйданчыкта оештырылачак

Республика һәм шәһәр көненең төп вакыйгалары 30-нчы августта узачак. «Бәйрәм көне иртәсе ел саен Казан Ратушасында уздырыла торган шәһәр тантаналы җыелышыннан башланачак, анда шәһәрнең мактаулы гражданнарын хөрмәтләячәкләр», – дип җиткерде А.Абзалов.

11.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Иске парк хәзинәләре» балалар бәйрәме старт ала. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен техник иҗат күргәзмәсе, җанлы почмак, интерактив һәм конкурслар, спорт мәйданчыгында җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры һәм баскетбол ярышлары белән 8 тематик уен зонасы көтә. Моннан тыш, биредә яраткан мультфильм геройларыннан күңел ачу программасы белән балалар мәйданчыгы эшләячәк.

12.00 сәгатьтән башлап Казан Кремлендә Tat Cult шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак, анда мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендәге актуаль юнәлешләр тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунакларын кино күрсәтү, Казан режиссерлары һәм артистларының театраль чыгышлары көтә, биредә интерактив арт-объектлар һәм яшь рәссамнарның махсус проектлары тәкъдим ителәчәк. Танылган башкаручылар Аигел, Зөлфия Камалова, Альберт Нурминский һәм башкалар фестивальнең хедлайнеры булачаклар.

Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында бәйрәм чаралары да 12.00 сәгатьтә башлана. Казанлылар өчен концерт белән «Жизнелюб» проектында катнашучылар чыгыш ясаячак, «Ачык йөрәкләр шәһәре» театраль перфомансын «Э-Моция» инклюзив студиясе артистлары күрсәтәчәк, ә Россия һәм якын чит илләрдән 800-дән артык җырчы һәм биюче «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивалендә катнашачак.

Шул ук вакытта «Ак чәчәкләр» бульварында балалар бәйрәме узачак. «Биредә паркның яңа территориясен ачу кысаларында кунакларны «Төп геройлар» балалар фестивалендә катнашучылар белән концерт һәм күңел ачу программасы көтә. Яшь тамашачыларны мультфильмнар һәм популяр телевизион программалар персонажлары, шулай ук җырчы Динә Гарипова һәм телетапшырулар алып баручы Юлия Барановская чыгышлары сөендерәчәк», – дип сөйләде спикер.

12.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында «Kazan city racing» автомототамаша башланачак. Программаны Harley-Davidson клубының 50 мотоциклчысыннан торган колонна ачачак – биредә «Мәскәү Кремленнән – Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгын каршылауга» мотоузышы була. Тамашада гадәттәгечә легендар «КАМАЗ-Мастер» командасы катнашачак, ул быел махсус тамаша программасы әзерләде, дип өстәде А.Абзалов.

13.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк мәйданнарының берсе (Камал исемендәге театр янында) «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестивалендә катнашучыларга тапшырылачак. Биредә 15.00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале узачак.

13.30 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана. Программада – ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призына кызыклы ат чабышлары һәм узышлар, матур концерт программасы һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату.

«20.00 сәгатьтә Казансу ярында, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда, ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале узачак. Аны маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештыра, классик композицияләрне Мариин театрының опера труппасы солистлары Владислав Сулимский һәм Екатерина Семенчук башкарачак», – дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы.

17.00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты программасы башланачак, анда танылган башкаручылар катнашачак: Казан егетләре, Лэйна, Feduk, Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре. Биредә шулай ук «Безнең команда тавышы – Безнең ишегалды тавышы» халык караокесы конкурсында җиңүчеләр дә чыгыш ясаячак.

Әлеге мәйданчыкта бәйрәм 22.00 сәгатьтә Казансу акваториясендәге бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Аны Кремль һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы ярдан күзәтү иң отышлысы булачак.

«Моннан тыш, бәйрәм мәйданчыкларында азык-төлек товарлары, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе белән бәйрәм сату-алу эше оештырылачак», – дип өстәде А.Абзалов.

«Әлеге традицион бәйрәмне шәһәр халкы көтеп ала, анда бик күп кунаклар килә, шуңа күрә безнең өчен бу – үзенчәлекле көн. Бәйрәмгә кадәр традиция буенча ремонт һәм төзелеш эшләренең күпчелеген тәмамлыйбыз: 11 яңа балалар бакчасы, 3 яңа мәктәп ачабыз, ишегалды бәйрәмнәре уздырабыз, «Ак чәчәкләр» бульварының икенче чиратын ачабыз», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин һәм барысын да шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен масштаблы бәйрәм итүгә кушылырга чакырды.

Алена Мирошниченко

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*