tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәкертләр имтихан тоттылар
Шәкертләр имтихан тоттылар

Шәкертләр имтихан тоттылар

Бу көннәрдә Төмән шәһәренең өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче һәм дини белем алучы шәкертләрнең уку елында алган белемнәрен тикшерү максаты белән имтихан оештырып, йомгаклау чарасы уздырылды.

Анда 5 төркем – педагогия фәннәре кандидаты, музыка белгече Рафаэль Гадиев алып барган «Туган тел» түгәрәгенә йөрүчеләр һәм мөселман диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков белән «Мәгърифәт» өлкә ислам үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсуповның укыткан 4 төркемдәге шәкертләре катнаштылар. Имтихан бирү уен формасында алып барылды. Чараны Динар хәзрәт Коръән сүзләре белән башлап, изге эшкә фатиха биреп, дога кылды. Искәндәр хәзрәт тә котлау сүзләренә кушылып, шәкертләргә үгет-нәсихәтләрен, изге теләкләрен җиткерде, уңышлы эш көне теләде. Башта дини белем алучы төркемнәр билетларга җавап бирделәр, аннары Рафаэль Гадиев туган тел буенча белемнәрен тикшерде. Биредә бик күпләр Г.Тукай, М.Җәлил һәм башка күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Дәрес ахырында йомгак ясап, һәркемне яхшы билгеләр, уңышлары белән котладылар. Күңелле сөйләшүләр, гадәткә кергән йола буенча, бай корылган табын артында дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*