tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Ислам бизнес-форумы
Ульяновскида Ислам бизнес-форумы

Ульяновскида Ислам бизнес-форумы

Ислам бизнес-форумы – ул тирән белем алу, яңа танышулар һәм файдалы элемтәләр урнаштыру өчен уникаль мөмкинлек.

Хәзер Россиядә мөселман бизнесы үсеше өчен, чын мәгънәсендә, яшел ут кабынды. Илебез эчендә хәләл продукция базары киңәя бара. Хөкүмәт берничә төбәктә ислам банкингына бәйле проектны эшләтеп җибәрде. Мөселман дәүләтләре дә Россия компанияләре белән контрактлар төзергә омтыла. Татарстан, Башкортстан һәм Россия Федерациясенең башка традицион мөселман төбәкләре әлеге процесста зур роль уйный.

Бүген Россиядәге барлык мөселман эшмәкәрләренең дә яңа компанияләр ачу, үз бизнесларын яңа дәрәҗәгә күтәрү, экономик элемтәләрен киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлеге бар.

Әмма фани һәм бакый дөньяда да уңышка һәм бәрәкәткә ирешү өчен мөселман кешесе үз бизнесын шәригать кануннары кушканча алып барырга тиеш. Ә бу максатка бары тик кирәкле белемне тирәнтен үзләштереп кенә ирешергә була.

Әйе, интернет киңлекләрендә мөселман бизнесы буенча китаплар, лекцияләр һәм курслар табарга мөмкин. Әмма әлеге гыйлемне танылган белгечләрдән һәм ислам финанслары һәм экономикасы буенча экспертлардан алу күпкә отышлырак бит. Очрашып аралашу, сораулар биреп, җаваплар ишетү мөмкинлеген бернәрсә белән дә алмаштырып булмый.

22-23 июльдә Ульяновскида уникаль вакыйга – ислам экономикасы һәм финанслары буенча ике көнлек укулар булачак. Әлеге форумда малтабарлар ислам банкингы, финанслар, инвестицияләр, зәкят түләү, хәйриячелек һәм ислам экономикасының башка юнәлешләре буенча экспертлар һәм белгечләрдән бик тә кыйммәтле, кирәкле белем алырлар дип көтелә.

Укулардан тыш, форумда катнашучылар өчен Иске Майна районында урнашкан тарихи-туристлык комплексына – Болгар заставасына экскурсия оештырылачак.

Форум кунакларын өлкә Губернаторы Алексей Русских һәм Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ) президенты Марат Кабаев сәламләячәк. Ә спикерлар арасында шәригать фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән белгече, берничә бизнес хуҗасы Габдуррахман бине Идрис Галәветдинов, “Золотой сундук” компаниясе директоры, ислам финанслары буенча эксперт Марат Юсупов, AKBARS CAPITALның ислам финанс продуктлары юнәлеше җитәкчесе Руслан Халиуллин, ислам финанслары буенча экономика магистры Марсель Гатауллин, Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов кебек танылган экспертлар бар.

Белешмәләр өчен телефон: 8-987-688-00-00 (Альберт).

Җәмил ХАЙРУЛЛОВ,

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең (МАИБ) Ульяновск өлкәсе буенча вәкиле.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*