tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәлъяулыгым иңемдә”
“Шәлъяулыгым иңемдә”

“Шәлъяулыгым иңемдә”

2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм матди буллмаган мәдәни мирас елы уңаеннан, Арча районы Иске Ашыт авылы китапханәчесе Гөлнара Мәгcъсүмова “Ак калфак” лыларны китапханәгә “Шәлъяулыгым иңемдә” исемле кичәгә җыйнады. Кичәдә халкыбызның онытылып барган шәл бәйләү йоласы искә төшерелде. Китапханәче кунакларны шәлнең килеп чыгу тарихы, шәлнең төрләре, шәл турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды.

Рәзинә Рахматулла кызы шәл бәйләү буенча мастер класс күрсәтеп, шәл бәйләү тәртибе: урта, чит турында, читнең бизәкләре турында сөйләп үтте. Һәрбер катнашучы үзенең шәл бәйләгән, кич утырган вакытларындагы истәлекле вакыйгалары  белән уртаклашты. Кичә татар халык җырлары, уеннары белән үрелеп барды. Кунаклар үзләренең мамык шәлләре белән “Миллилек үзебездән башлана” исемле күргәзмәбезне тагын да тулыландырдылар. Камилә апа исә үзенең челтәрле  ак шәле, палантиннары белән таныштырып үтте.

Китапханәче “Ватаным Татарстан” газетасыннан Балык Бистәсе Котлы Бөкәш авылында гомер итүче 40 ел шәл бәйләүче егет Илшат Заһидуллин турында сөйләде. Язма героеның эшчәнлегенә күпләребез таң калды. Әңгәмәбез арасында мәкальләр, тизәйткечләр, тел шомарткычлар искә төшерелеп, катнашучыларның тапкырлыклары да сыналды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*