tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Илдар Сәяхов: “Балалар белән нәфис фильм төшерү берләштерде”

ВИДЕО: Илдар Сәяхов: “Балалар белән нәфис фильм төшерү берләштерде”

Узган ел Казанда “Авторучка” исемле балалар нәфис фильмы дөнья күрде. Ул татар телендә эшләнгән беренче тулы метрашлы фильм. Иң кызыгы шунда – аны балалар үзләре төшерә, монтажлый һәм болар барсы да гимназия эчендә башкарыла. Өлкәннәрнең теләге булганда һәм  балалар белән уртак тел тапканда,  менә шулай да эшләп була икән. “Дөнья” студиясендә кунакта фильмның генераль продюссеры, Казандагы 180 нче номерлы гимназия директоры Илдар Искәндәр улы Сәяхов һәм фильмның режиссеры Нәсүр Йөрешбаев. Өлкәннәр һәм балалар кино төшерү кебек катлаулы һәм четерекле эшкә ничек алынган, фильм ничек барлыкка килгән һәм ул нәрсә турында? Тапшыруны карагач, күп кенә сорауларга кызыклы җавап ишетерсез. Әлбәттә, фильмнан өзекләр дә күрерсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*