tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләрне җибәрү вакыты 10 нчы гыйнварга кадәр озайтыла
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләрне җибәрү вакыты 10 нчы гыйнварга кадәр озайтыла

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләрне җибәрү вакыты 10 нчы гыйнварга кадәр озайтыла

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләре (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) кабул ителә. Шулай ук Шәриф Камалның «Сукбай» әсәренең инглиз, алман, яки төрек телләренә тәрҗемә әсәрләре җибәрелә.

Эшләрне яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, 30 яшькәчә булган авторлар) җибәрә ала. Яшь чикләве: 14-30 яшь

Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт!

Конкурс нәтиҗәләре буенча, 2 әдәби премия бирелә. Премия дигәндә, диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Конкурста катнашу өчен, эшләрне [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*