tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәрык клубы”нда квест!
“Шәрык клубы”нда квест!

“Шәрык клубы”нда квест!

Кадерле дуслар! Яңа сезон ачылыр алдыннан Камал театры, традиция буенча, вип-абонемент уйната. 15 августта 16.00 сәгатьтә “Шәрык клубы” интерактив мультимедия комплексы бинасында без сезон ачылу тантанасына – легендар “Зәңгәр шәл” спектакленә 5 чакыру билеты яшерәбез.

Сезнең максат комплексның 3 катында яшерелгән билетларны беренче булып табу. Иң күп билет табучы вип-абонементка ия булачак, ягъни, 118 нче сезонда Камал театрында чыгачак барлык премьераларга ике кешелек чакыру билетына.

14 августта 16.00 сәгатьтә Татарстан ур., 8 йорт адресында күрешкәнгә кадәр! Уңышлар телибез!

Чыганак: kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*