tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер татар сәхнәсе йолдызы
Сембер татар сәхнәсе йолдызы

Сембер татар сәхнәсе йолдызы

“Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова юбилейлы туган көнен каршылый.

Бөтен гомерен татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуга багышлаган Җәмилә Зәйдулла кызы Мифтахова күрше Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында туып үсә. Бала вакыттан ук җыр-моңга гашыйк булган, сәхнәгә омтылган талант иясе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен уңышлы тәмамлый. Ул – “Сембер җыры” өлкә конкурсы (1997 ел) һәм татар җырын башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге Бөтенроссия конкурсы (2008 ел) лауреаты. Күпләргә ул Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге солисты һәм режиссеры буларак та билгеле. Үзешчән театр җитәкчесе сыйфатында ул мәдәният үзәге сәхнәсендә татар драматургиясе классикларының дистәгә якын спектаклен кую бәхетенә ирешә. 2003 елда “Истәлек” дип исемләнгән беренче аудиоальбомын чыгара. Каләм тибрәтү – шигырьләр һәм музыка иҗат итү белән мавыга. Аның иҗат җимешләре “Сембер язлары” әдәби альманахында урын алды. Ә җырлары “РенТВ-Репортер”, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалларында, “Болгар радиосы”, “Татарстан” радиосы эфирында һәрдаим яңгырый.

Тынгысыз йөрәкле, милләт өчен җан атып яшәүче Җәмиләбез соңгы елларда “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театрына җитәкчелек итә. Әлеге сәнгать коллективы театр сөючеләрне яңадан-яңа спектакльләре белән сөендерә. Алар Ульяновск өлкәсенең татар авылларында, күрше төбәкләр мәдәният учакларында да еш чыгыш ясыйлар. Халык “Нур”лыларны һәрчак җылы кабул итә, көчле алкышларга күмә. Мәркәзебез Казанда үткәрелгән иҗат бәйгеләреннән, “Идел-йорт” фестиваленнән ел саен диплом алып кайталар. Без Җәмиләнең талантына, оештыру осталыгына чиксез сокланабыз, аңа әйтеп бетергесез рәхмәтлебез, ди үзешчән театр артистлары.

Ул “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе һәм Ульяновск өлкә татар язучылар берләшмәсе әгъзасы буларак та актив эш алып бара. Районда “Безнеңчә Шанхай” кичәләре, бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәләре, татар мәдәнияте көннәре аның тырышлыгы белән үткәрелә.

Җәмилә Мифтахова – Татарстан Республикасы культура министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы, сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгының Мактау грамоталары иясе. 2020 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән дәрәҗәле вә почетлы исем бирелде.

Хөрмәтле Җәмилә Зайдулловна! Ихлас күңелебездән сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрикләп, татар теле һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, тагын озак еллар милләтебезгә хезмәттә булырга, тамашачының хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп итсен. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын!

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*