tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Данис Шакиров эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Данис Шакиров эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Омск өлкәсенә эш сәфәре белән килде.

Большеречье җирлегендә Татар утары ачу буенча эшлекле сәфәр Омск өлкәсенең Хөкүмәт йортында Эчке эшләр министры Анастасия Терпухова һәм Мәдәният министры урынбасары Светлана Бакулина  белән очрашудан башланып китте.

Киңәшмәдә Данис Шакиров Татарстан Республикасы ягыннан булган тәкъдимнәрне җиткерде, катнашучылар Омск өлкәсендә яшәүче татарларны берләштерә торган милли-мәдәни чаралар турында да фикер алыштылар. Чарада шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*