tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларны сыйладык
dav
dav

Балаларны сыйладык

“Ручеек” приютында тәрбияләнүче сабыйлар һәм җирле мәктәп укучылары мәдрәсәбездә кунакта булды.

“Корбан” сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә «якынаю», ягъни «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә якынаю» дигәнне аңлата. Татар телендә гарәп теленнән кергән «корбан булу», «корбан итү» дигән сүзләр бар. Мисал өчен, мәктәп балалары аттестат алу, мәктәпне тәмамлау өчен үзләренең кадерле вакытларын корбан итәләр. Аларның уйныйсылары да киләдер, мөгаен, әмма иртәнге 6-7дә торып бала мәктәпкә китә. Көнен шунда үткәреп кайта, вакытын, балачагын корбан итә ул. Нәрсә өчен? Зур дәрәҗәгә, мәртәбәгә ирешү өчен. Күпләр мәктәпне бетергәннән соң югары яки махсус уку йортларына керә, югыйсә, ял да итәргә була, укымаска да мөмкин бит. Әмма һәркайсыбыз үзебезнең яшьлегебезне, вакытыбызны, сабырлыгыбызны корбан итәбез. Нәрсә өчен? Гыйлем алып, диплом алып, һөнәр иясе булыр өчен. Менә, балалар, бу дөньяда нәрсәнедер корбан итмичә генә зур мәртәбәгә ирешеп булмый бит»,- диде Красный Гуляй мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт, мәдрәсәгә килгән балаларга мөрәҗәгать итеп.

Корбан бәйрәменең өченче көнендә Красный Гуляй бистәсе мәчете карамагындагы мәдрәсәдә “Ручеек” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук Красный Гуляй бистәсе урта мәктәбендә белем алучы укучылар (барлыгы 25 бала) мул табын артына җыелып, тәмле кыстыбый,  коймак һәм туңдырма белән сыйландылар.

Рәмис хәзрәт балаларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде.

“Олыларга ихтирамлы булырга, кечеләргә юл бирергә, ата-аналарыгызны, әби-бабаларыгызны хөрмәт итеп, олылап, тәртипле, иманлы һәм миһербанлы булып яшәргә тырышыгыз”,- диде ул.

Илгизә ШАЙХАТАРОВА,

Сенгилей районы,

Красный Гуляй бистәсе. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*