tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “МУНЧӘЛИ УКУЛАРЫ-2023”
“МУНЧӘЛИ УКУЛАРЫ-2023”

“МУНЧӘЛИ УКУЛАРЫ-2023”

Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында 2008 елдан башлап һәр елны дини җыен – “Мунчәли укулары” үткәрелеп килә. Әлеге җыен халкыбызның көтеп алынган, шушы җирлекнең брендына әйләнгән бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чара буларак әлеге җыенның эчтәлеге дә, масштабы да елдан-ел киңәя бара. Быел Мунчәли җыены 19 августка билгеләнгән һәм әлеге уңайдан чараның үзенчәлекләре турында белешергә бәйрәмне оештыручы Ильмир Измайловка мөрәҗәгать иттек.

– Быелгы бәйрәмнең программасы белән тулырак таныштыра алмассызмы икән?

– “Мунчәли укулары” дини җыен буларак уналтынчы тапкыр оештырыла һәм чарага быел да республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән (Чувашия, Мордовия республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Самара, Нижгар өлкәләреннән) күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар чакырылган. Шуны да әйтергә кирәк, бу чара Мунчәли җирлегендә үтсә дә, Мунчәли халкы өчен генә оештырылмый, бу -барлык район халкы, якташлар, тирә-күрше регионнарда яшәүче милләттәшләрнең бергә җыелу, очрашу-күрешү урыны. Чарага барлык райондашларны да, читтә яшәүче якташларны да көтеп калабыз.

Быелгысы ел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шуңа да быел “Мунчәли укулары”н рухи, милли-мәдәни, дини чара буларак тулыландырып үткәрергә җыенабыз. Гомумән, мәйданда милли һәм дини мохит хөкем серәчәк. Барлык катнашучыларны да җыенга  милли киемнәрдән килүләрен сорыйбыз.

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани:  “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”,- дигән.  Без дә шушы фикерне искә алып, быелгы чарада милли киемнәргә, гореф-гадәтләргә, йола күренешләренә, аларны саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга зур игътибар бирәчәкбез. Чара иртәнге 9да зур күләмле күргәзмә белән башланып китәчәк. Күргәзмәдә татар-мишәр халкының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, шәҗәрәләр, гаилә ядкарьләрен, шамаилләр, халык уен коралларын, шәхси архив экспонатларын күреп булачак.

Махсус чатырларда чарада катнашучылар тамбурлы чигү, читек җөе традицияләре, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, күкрәк бизәкләрен – “түшлек” ясау, вокал, милли уен коралларында уйнау, шәҗәрәләр ясау, дизайн проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу  буенча остаханәләрдә катнаша ала. Мастер-классларны Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр, сәнгать осталары үткәрәчәк.

Әдәбият сөючеләр өчен татар язучылары арасында иң популяр булган автор Зифа Кадырова белән очрашу була. Авторнын китапларыннан күргәзмә – сату оештырылачак.

“Рухи моң“ проекты буенча Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов белән Марат Галимов башкаруында дини җырлар, мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгыраячак.

Бәйрәмебезнең кадерле кунаклары, әлбәттә, балалар. Районыбызның барлык авылларыннан мәчеткә йөрүче милли, дини җанлы балаларны бәйрәмгә чакырып калабыз. Алар өчен интерактив уеннар, бүләкләр, күңел ачу чаралары булачак.

“Мунчәли укулары” дини җыены быел “Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында” дигән темага уза. Рәсми затларның, регионнардан килгән кунакларның, галимнәрнең, язучыларның чыгышлары артистлар, балалар чыгышы белән үрелеп барачак.

Республикабызның танылган дин әһелләре Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгыраячак. Чараны танылган журналист Илдар Кыямов алып бара.

Намаз вакыты җиткәч, азан әйтеп, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылачак.

Көннең икенче яртысында тагын бер чара – “Шәҗәрә – гаилә бәйрәме” үткәрү каралган. Шәҗәрә конкурсында һәрбер кеше үзенең нәсел шәҗәрәсе белән катнаша ала. Гаиләдә сакланган ядкарьләр, нәсел турында архив материаллары, истәлекле документлар буенча аерым номинацияләр, бүләкләр булачак. Чарада әдәбият белгече, рәссам-хаттат, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш үзе ясаган шәҗәрәләрне тәкъдим итәчәк һәм шәҗәрә ясау серләре белән уртаклашачак. Шәҗәрә бәйрәме “Риваять” этно төркеме чыгышы белән үрелеп барыр.

Ә кичен барлык кунаклар өчен Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев һәм аларның иҗатташ дуслары катнашында традицион зур бәйрәм концерты була.

Барлык якташларны, райондашларны, милләттәшләрне бәйрәмгә чакырып калабыз.

Чара бай күләмле, бик матур булачак, иң мөһиме – яхшы һава торышы булсын. Аллаһы Тәгалә разый булып, ярдәменнән ташламасын, ахырын хәерле, бәрәкәтле һәм дәвамлы кылсын иде.

Р.НИГЪМӘТЛЕ. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*