tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы китапханәчесе: Авылларда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган
Саба районы китапханәчесе: Авылларда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган

Саба районы китапханәчесе: Авылларда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган

Саба районы быел да «Әдәби марафон»да беренче урынны алды. Саба районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова авылларда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган булуын әйтте. Бүген Апаска Әдәби Сабан туенда XXII-XXIV марафоннарның финалистлары җыелды.

«Без инде 16нчы тапкыр «Әдәби марафон»да җиңүче булабыз. Сабада электән мәгърифәткә, белемгә тартылган халык яши. Мин китапханә системасында биш ел эшлим. Эшкә килгәндә: «Хәзер китап укучылар юктыр инде», – дип әйтәләр иде. Татар кешесенең бүгенге көндә яратып китап укуын, фикер алыша алуын күрсәтәсем килде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул районда олылар һәм балалар өчен оештырылган проектлар турында сөйләде.

«Без марафонны районда уздырдык. Нәтиҗәдә китап укучылар тагын да артты. Авылларда «Әдәби манзара» дигән проект эшлибез. Авылда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган. Балалар өчен аерым проектлар эшлибез. Аларга «Вконтакте» социаль челтәрендә биремнәр куябыз. Мәсәлән, дүшәмбе язучы турында мәгълүмат куябыз, чәршәмбе аның иҗатын эләбез. Җомга көнне ул шәхес турында китапханәдә сөйлибез, ә соңыннан сорау куябыз. Җавапларны бер дәфтәргә язып баралар. Соңыннан ул дәфтәрләрне җыеп тикшерәбез. Балаларга бәйрәм оештырабыз, һәрберсен бүләклибез», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитетының баш референты Зөфәр Вәлиәхмәтов җиңүчеләрне котлады. Бөек язучыларыбызның шигырьләрен саф татар телендә сөйләү үзе бер рәхәт мизгел. Татар әдәбияты, китапка тугры булу бик зур хезмәт», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Илсөяр Иксанова былтыр бу бәйрәмнең Саба районында узуын искә алды.

«Узган ел да бәйрәмнең җиңүчеләре булдылар һәм быел да җиңүләрен расладылар. Бу бик зур хезмәт, мин аңлыйм һәм бәялим», – диде ул.

Саба районыннан 206 кеше «Әдәби марафон»да катнашкан.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*