tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шигырь язган каләм белән»
«Шигырь язган каләм белән»

«Шигырь язган каләм белән»

25 август көнне 15.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Россия Федерациясе Дәүләт бүләге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябылу чарасы оештырыла. «Шигырь язган каләм белән» дип аталган күргәзмә шагыйрьнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иде.

Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстан һәм Россия рәссамнарының тематик һәм персональ күргәзмәләре еш оештырыла. Быел, Г.Тукайның 135-еллык юбилее кысаларында, күренекле рәссамнар В.Аршинов, О.Хабибуллин, М.Кузнецов һәм А.Семеноваларның эшләре «Тукайга бүләк» дип аталган җыелмада урын алды. «Тукай: яшьләр карашы» күргәзмәсендә эстафетаны яшьләр дәвам итте. Алар Г.Тукай иҗаты һәм тормышы аһәңнәренә яңача, хәзерге заман күзлегеннән карап, төрле жанр һәм стильдә башкарылган эшләрен тәкъдим иттеләр. «Шигырь язган каләм белән» дип аталган яңа күргәзмә бик үзенчәлекле иде. Биредә тамашачыларга безнең заманның күренекле шагыйре Ренат Харис эшләре күрсәтелде.

Р.Харисның график эшләреннән төрле елларда М.Горький әдәби-мемориаль музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күргәзмәләр оештырылган. Эшләр шагыйрьнең «Шигырь язган каләм белән» шигъри җыентыгында да урын алган. Автор рәсемнәрен мөстәкыйль сәнгать әсәрләре дип санамый, шуңа күрә аларга шигъри юлларын өсти.

Г.Тукай әдәби музеенда күргәзмә июнь-август айларында эшләде, музейга килүчеләр аны бик зур кызыксыну белән карадылар. Р.Харисның эшләре аша тамашачыларыбыз рәсем һәм шигырьнең бер берсен ничек тулыландыруын тоя алдылар, рәсемнәрдә образ һәм сүз-фикернең үрелешен күрделәр.

Күргәзмә ябылышына сынлы сәнгатьне сөючеләрне, Р.Харисның шигъриятенә мөккибән булганнарны, музейның чын дусларын көтеп калабыз.

Габдулла Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*