tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловскида татар туган якны өйрәнүчеләре форумын оештыру турында сөйләштеләр
Свердловскида татар туган якны өйрәнүчеләре форумын оештыру турында сөйләштеләр

Свердловскида татар туган якны өйрәнүчеләре форумын оештыру турында сөйләштеләр

20 августта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә VI Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләрнең форумы кысаларында конференция оештыру һәм үткәрү буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар исемлеген билгеләделәр, конференция программасын расладылар һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу турыда өлкәнең Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

VI Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләренең форумы кысаларында конференция 10 сентябрьдә Свердловск өлкәсе Түбән Серга муниципаль районының Аракай авылы милли мәдәни комплексында узачак.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*