tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Башкортстанның Иглин районында Россия Даны аллеясы ачылышында катнашы
Данис Шакиров Башкортстанның Иглин  районында Россия Даны аллеясы ачылышында катнашы

Данис Шакиров Башкортстанның Иглин районында Россия Даны аллеясы ачылышында катнашы

 Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Республикасының Иглин районында Россия Даны аллеясы ачылышында катнашы.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм аның котлау хатын ирештерде.

“Бөек Ватан сугышында олы каһарманлык  күрсәткән шәхесләр истәлегенә Иглин районы Олы Теләк авылында һәйкәлләр ачылу Башкортстан өчен дә, татар дөньясы өчен дә куанычлы вакыйга. Шушы әһәмиятле вакыйга уңаеннан Сезне тагын бер кат тәбрикләп, барыгызга да сәламәтлек, зур уңышлар, җан тынычлыгы телим!” – диелгән хатта.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе. Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Аллеяда Гази Заһитов, Миңнегали Шаймуратов һәм башка каһараманнар истәлегенә һәйкәлләр куелды.

Данис Шакиров танылган атлар үрчетүче Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында да булды. Фермер хуҗалыгы үзенең юбилеен бәйрәм итә. Аның оешуына – 30 ел. Әлеге датаны биредә парашют спорты буенча чемпионат үткәреп бәйрәм иттеләр. Ат чабышлары да узды. Данис Шакиров Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләп, Хәсән Идиятуллинга Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*