tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Түбән Новгород өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Түбән Новгород өлкәсендә яңа мәчет ачылды

20 августта М7 «Волга» трассасы янында, Түбән Новгород өлкәсенең Северный бистәсендә, Дзержинскидан 13 километр төньяк-көнчыгышта һәм Түбән Новгородтан 24 километр көнбатышта төзелгән мәчет тантаналы төстә ачылды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге Аллаһ йорты баштарак юлчылар өчен билгеләнгән булган. Әмма аның үзенең даими йөрүчеләре дә (якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүче мөселманнар) булачак.

Мәчет ачылышы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Чарада Россия, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, төбәк башкарма хакимияте, милли диаспора вәкилләре, дин тотучылар катнашты.

Әлеге мәчетне төзү башлангычы белән Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Надюков чыккан. Ул олы юл буендагы мәчетнең проектын эшләүдә дә, бинаны торгызуда да (ул аның акчасына төзелгән) турыдан-туры катнашкан. Рамил хәзрәт Надюков Мәскәү ислам институтын тәмамлаган. Ул яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнде.

Мәчет сыйфатлы итеп һәм тиз арада төзелгән. Аллаһ йорты нигезенә беренче таш тантаналы төстә 2020 елның 14 сентябрендә салынган иде. Тантанада катнашучылар төзелеш мәйданчыгында намаз укыган, тәкбир әйткән һәм дога кылган. 2020 елның 26 декабрендә мәчет манарасына ярымай куелган гөмбәз урнаштырганнар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*