tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” альманахының 37нче саны дөнья күрде
“Шура” альманахының 37нче саны дөнья күрде

“Шура” альманахының 37нче саны дөнья күрде

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты изге Корбан гаете, мөбарәк хаҗ аена багышлап “Шура” альманахының 37нче санын нәшер итте.

Өммәтебез шушы көннәрдә Ислам дине таралган урыннарда изге сәфәрдә – хаҗ кылу юлында, ике олуг бәйремебезнең берсе булган Корбан гаетен каршы алырга әзерләнә. Альманахның әлеге саны да нәкъ шушы күркәм гамәл-гыйбадәтләргә багышланган. Биредә калебләребезне пакьли, үгет-нәсыйхәт бирә торган җомга вәгазьләре, үрнәк затларыбыз турында мәгълүмат, файдалы мәкаләләр һәм башка гыйлемнәр белән танышырга мөмкин.

Альманахны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*