tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләделәр
Шыгырданда “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Шыгырданда “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасында.

Бүген Шыгырдан авылының үзәк Җәмигъ мәчетендә “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләү булды. Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде. Ул балаларны котлады һәм аларга укуда, иҗатта уңышлар теләде. Чарада шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов та катнашты. Катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук биредә Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе тарафыннан танылган татар галиме һәм мәгърифәтчесе Әхмәдхәди Максуди (1868-1941 еллар) нигез салган курс буенча изге Коръәнне уку кагыйдәләрен үткән шәкертләргә Коръән басмалары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*