tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасында узган ифтарда катнашты
Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасында узган ифтарда катнашты

Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасында узган ифтарда катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасына килде.

Бүген Чувашиядә 4 мәйданчыкта Республика ифтары узды. Бу мәйданчыклар үзара телекүпер белән тоташтырылды. Шыгырдан авылында ирләр өчен ифтар узды. Васил Шәйхразыев әлеге чарада катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Мансур Хәйбуллов, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзәм Шакиров, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*