tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы” җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар
“Солдат альбомы” җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар

“Солдат альбомы” җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Солдат альбомы-2023” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, быел бәйге 01-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат  язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.

Бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев сәламләде. Конкурста катнашучыларга ул актив булганнары, бүгенге вәзгыятьтә патриотик хисләрен белдергәннәре һәм хәрби хезмәттә булучыларга хатларда язылган җылы сүзләре, рәсемнәре белән рухи яктан ярдәм иткән өчен рәхмәтен җиткерде.

“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килде. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. Нәтиҗәдә, жюри  иң кызыклы 23 эшне сайлап алды. Барлык җиңүчеләргә дә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Чарага “Фәрештәнең алтын куллары” (“Золотые руки ангела”) оешмасы директоры Зөлфия Идрисова да килгән иде. Алар хәйрия акцияләре оештырып, волонтерлар белән берлектә хәрбиләргә носилкалар, киемнәр тегеп, медицина кирәк-яраклары җыеп җибәрә. Конкурска килгән хатлар, рәсемнәр Зөлфия Идрисовага тапшырылды. Ул аларны солдатларга җибәрәчәк. “Фәрештәнең алтын куллары” (“Золотые руки ангела” оешмасы) директоры катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*