tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләре билгеле
“Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләре билгеле

“Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы тәмам. Быел ул 01-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат  язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. Кыска гына вакыт аралыгында бик күп хезмәтләр алынды. Солдатка хатлар җылы сүзләр белән чын йөрәктән язылган. Балалар да, 80 яшьтән узган әбиләр дә аларга никадәр авыр булуын аңлап, язмалары аша хәрбиләрнең күңелләрен күтәрергә, өмет чаткылары өстәргә тырыша.

Рәсемнәр арасында да  игътибарга лаек хезмәтләр шактый. Конкурста бик сәләтле балалар катнашкан. Алар ясаган сурәтләрдә матур киләчәккә өмет зур.

“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килде. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. Нәтиҗәдә, жюри  иң кызыклы 23 эшне сайлап алды. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Ә барлык катнашучыларга электрон почта аша сертификатлар җибәрелә.

“Солдат альбомы-2023” конкурсында Рәхмәт хатына ия булучылар исемлеге:

“Солдатка хат” номинациясендә:

  1. Ралия Фәттахова (Балык Бистәсе районы)
  2. Инсаф Шәмсетдинов (Чүпрәле районы)
  3. Марат Хәсәнов (Ульяновск өлкәсе)
  4. Алинә Гарәфиева (Киров өлкәсе)
  5. Зиннур Сабиров (Әтнә районы)
  6. Айгөл Сафина (Актаныш районы)
  7. Илназ Шәйхетдинов (Самара өлкәсе)
  8. Илһамия Гаффарова (Түбән Кама шәһәре)
  9. Гөлфәния Җиһаншина (Башкортстан республикасы)
  10. Сачита Кучарова (Төмән өлкәсе)
  11. Зилә Зәйдуллина (Чувашия республикасы)
  12. Сөмбелә Ибраһимова (Саба районы)
  13. Гүзәл Хәбибуллина (Балык Бистәсе районы)

“Рәсем-открытка” номинациясендә:

  1. Алия Салахова (Чүпрәле районы)
  2. Исламия Гайнанова (Киров өлкәсе)
  3. Равилә Шакирҗанова (Бөгелмә шәһәре)
  4. Айсылу Вәлиева (Мамадыш районы)
  5. Ислам Илалов (Балык Бистәсе районы)
  6. Филсинә Хидиятуллина (Саба районы)
  7. Илүзә Бабшанова (Төмән өлкәсе)
  8. Илнур Юнысов (Самара өлкәсе)
  9. Алия Рәҗәпова (Ульяновск өлкәсе)
  10. Лимар Шакиров (Актаныш районы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*