tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәндә күзең булса, киләчәктә үзең булырсың: Шәҗәрәләрдә – гаилә тарихлары
Үткәндә күзең булса, киләчәктә үзең булырсың: Шәҗәрәләрдә – гаилә тарихлары

Үткәндә күзең булса, киләчәктә үзең булырсың: Шәҗәрәләрдә – гаилә тарихлары

Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә. Һәр халыкта, һәр заманда шәҗәрәдә – дәрәҗә. Нәсел вәкилләре бәйрәмен зурлап үткәрү – соңгы елларда күркәм традицияга әверелде. Актанышның “Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Тарихта без эзлебез” исемле республикакүләм бәйгенең район этабы оештырылды.н  Бу зур күләмле конкурста районыбыздан 4 нәсел шәҗәрәләрен әзерләгән иде. Казаннан махсус жюри составы килгән иде.

Борынгы бабаларыбыз җиде буынын белгән, алар рухына дога кылган. Шәҗәрә бәйрәмнәре –халыкның тарихын, этногенезын өйрәнү, көнитмешен кузаллау гына түгел, яшь буынны үзенең нәсел тамырын өйрәнергә, матур гаилә традицияләрен дәвам итәргә өндәү дә ул. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Нәсел җепләрен барлаучылар, үзләренең буын чылбырын булдыручыларның арта баруы куанычлы. Буыннарны барлау, шәҗәрәләр төзү белән генә чикләнмичә, нәселдән чыккан кешеләрнең ничек көн итүләрен-шөгыльләрен өйрәнү гаиләдәге матур традицияләрне саклап калып, дәвам итү, күркәм эшләрне буыннарга күчерү мөмкинлеген дә тудыра, үз нәселең белән горурлану хисе уята. Әлеге матур бәйрәмгә әверелгән конкурста катнашучылар сафында безнең хөрмәтле коллегаларыбыз да бар иде.

 Танылган тарихчы, мөхтәрәм матбугат ветераны, озак еллар редакциябездә хезмәт куйган, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Йосыф абый Хуҗин туганнары белән катнашты. Әйткәндәй, ул үзе Хуҗиннар нәселе шәҗәрәсен төзегән, тамырлары Иске Җияштән. Йосыф ага – саллы гына китаплар авторы да әле.Тарих, үткән турында кызыклы мәгълүматлар тупланган китапларның нәшер ителүе бәһалап бетергесез, буыннарга күчүче асыл хәзинә булып тора. Шәҗәрәләр төзегәндә дә район тарихы, данлы кешеләре турындагы китаплар, язмаларның роле гаять дәрәҗәдә зур.
“Актаныш-информ” баш мөхәрриренең “Актаныш авазы” телевидениесе буенча урынбасары Регина Сәлахова да гаиләсе һәм туганнары белән горурлык хисләре, сүзләре аша Шиһабетдин дәвамчылары булганнары турында сөйләделәр. Презентация ясадылар. Бу күренекле нәселнең варислары арасында, мәсәлән күренекле әдәбиятче, язучы Риза Ишморат кебек шәхесләр бар. Регина Рафаэл кызы үзенең бу конкурс кысаларында крайны, туган якны, нәсел җепләрен яхшы белгән абруйлы журналист булуын тагы бер мәртәбә исбат итте.

Актаныш районы Башкарма комитетының Архив бүлеге җитәкчесе белән сөйләшәбез:

Актанышыбызда – зур бәйрәм! Бик матур конкурс, ул – безнең ел саен үзебезнең Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Бу гаилә бәйрәме, гаиләләр катнашып, бердәмлекләрен сыныйлар. Үзләренең шәҗәрәләрен яклыйлар, тәкъдим итәләр традицияләрен. Бу бәйге 3 этапта уза:муниципаль, зона этабы(җиңгән гаилә белән Зәй шәһәренә юл тотачакбыз), республикүләм – мәркәзебез Казанда үтә. Киров авылыннан Сабитовлар, Уразайдан Шәриповлар, Теләкәйдән Хуҗиннар һәм Мари Суыксудапн арсланов гаиләсе агымдагы елны катнашырга теләк белдерделәр. Аларның һәркайсы лаеклы!
Район этабы да 2 өлештән тора, күргәзмә(шәҗәрә, милли ризыклар, кул эшләнмәләре, чигү-тегү) һәм сәхнә(7 минут эчендә гаилә белән таныштыру, җыр-моң).

Гомумән, халкыбыз кичергән фаҗигалар, сугыш тематикасы буенча тупланган район архивындагы материаллар да нәсел җепләрен барлаучыларга шәҗәрәләрен баетырга, дәрәҗәлерәк итеп төзергә булышлык итә. Әйткәндәй, фәкать безнең районда китап-тупланмалар чыгаруга зур игътибар бирелә, ярдәм күрсәтелә. Райондашларыбызның эшчән, талантлы, күренекле кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүне кыйбласы иткән архив җитәкчесе Айгөл Рәдис кызының тырышлыгы да гаять олы!
Һәр нәселнең җепләре тирәнгә сузылган. Тарихи чыганакларны нигезле өйрәнеп, фактларга таянып борынгыларның язмышы-көнкүрешен хәзерге буыннарның яшәү рәвешенә китереп җиткерү мөһим.

Чара барышында 2 дистәдән артык хәтта буынын барлаган, үз ягының тарихынөйрәнүдә зур уңышларга ирешкәннәр белән дә фикер алышырга форсат табылды. Шәҗәрәләр төзүнең камилләшүен, шул ук вакытта таләпләрнең арта баруын да күрдек без. Әлбәттә, конкурсның җитди таләпләре хаталарга юл куймас, мөмкин кадәр төгәллеккә ирешү өчен куела.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*