tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. 23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Тарихның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде.
Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата аеруча да хөрмәтебез һәм игътибарыбыз зур. Кыю кыз-улларыбызга барысына да исән-имин кире үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Татар милләте вәкилләре арасында да һәр чорның үз батырлары булды, бүген дә бихисап куркусыз егетләребез алгы сафларда, алар арасында Россия каһарманы исеменә лаек булучылары да күп.
Кадерле дуслар, тынычлык сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*