tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөлге җыю башланды: Татарстан авылларында Сабантуйлар 4 июльгә билгеләнгән
Сөлге җыю башланды: Татарстан авылларында Сабантуйлар 4 июльгә билгеләнгән

Сөлге җыю башланды: Татарстан авылларында Сабантуйлар 4 июльгә билгеләнгән

Апас районында кичә сөлге җыю йоласы үтте. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова Сабан туе район үзәгендә оештырылмау сәбәпле, быел беренче тапкыр аны Каратун авылында үткәрүләрен әйтте. Каратун Апас бистәсенә якын булганлыктан, анда милли бәйрәм элек узмаган. Гәрчә Каратунда 2600 кеше яши.

“Сабан туе мәктәп стадионында узачак, бәйрәмгә “Болгар” радиосын чакырырга уйлыйбыз”, – диде авыл җирлеге башлыгы. Авыл халкының Сабан туен булырмы дип борчылып көткәнен һәм бу хәбәргә сөенүләрен дә өстәп, аңа әзерлек башлануын сөйләде ул. Сабан туе районның барлык авылларында үтәчәк икән.

Зәй районында да Сабантуй авылларда гына булачак. Милли бәйрәмебез районның 22 авыл җирлегендә үтәчәк. Моңа кадәр республиканың ике зур шәһәрендә – Чаллы белән Әлмәттә Сабантуйның булмавы турында хәбәр ителгән иде.

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*