tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солтания ​ Сафинаның «Кайчан да соң түгел» исемле тәүге​ китабы дөнья күрде
Солтания ​ Сафинаның «Кайчан да соң түгел» исемле тәүге​ китабы дөнья күрде

Солтания ​ Сафинаның «Кайчан да соң түгел» исемле тәүге​ китабы дөнья күрде

Татарстанның Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында туып үскән,​ Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында гомер кичерүче Солтания Закир кызы​ Сафинаның (Мушарова) «Кайчан да соң түгел» исемле тәүге​ китабы дөнья күрде.

Солтания апаның иҗаты белән шигърият сөючеләр «Өмет»ебез аша күптәннән ташын. Ул кыска гына вакыт эчендә​ ужалы, әмма кызыклы, кабатланмас вакыйгаларга бай яшьлек еллары, чит-ят җирләрдә туган ягын сагынып яшәгән, балалар үстергән тормышы​ турындагы шигырьләре белән, чын мәгънәсендә, якташлары йөрәгенә күпер салды, аларның мәхәббәтен яулады.

Җыентыкны кулга алгач, Солтания апаның яңа сәләтен күреп хәйран калдык. Ул тормыш юлын узганда күзәтеп барган хәлләрне, кеше язмышларын хикәягә салган һәм укучыларга тәкъдим итә. Солтания апаның кызы —​ ​ өлкәбезнең танылган шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфи әнисенең иҗатын халыкка җиткерү өчен зур тырышлык куйды. Нәкъ аның​ тырышлыгы белән җыентык нәшер ителде дә инде. Солтания апага киләчәктә яңа иҗади уңышлар телибез.

Ульяновск өлкәсе “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*