tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары «Артек»та зур концерт куйган
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары «Артек»та зур концерт куйган

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары «Артек»та зур концерт куйган

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләре балалары өчен чыгыш ясаган. Программа фестивальнең Кырымдагы традицион җәйге иҗади смена кысаларында тәкъдим ителгән.

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестивале концертын «Артек» халыкара балалар үзәгендә Казахстан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңнән артык бала тамаша кылды», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте.

Сәхнәдә 210 яшь сәнгать остасы чыгыш ясаган. Болар – Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең җиңүчеләре һәм лауреатлары. Шул исәптән, Казаннан «Дорога из города» бию театры, «Изумрудный город» эстрада биюе студиясе һәм «Кудрены» вокаль квартеты, Чаллыдан «Мизгел» җыр театры һәм «Адажио» хореография студиясе, Нурлатның «Эсперанса» эстрада бию ансамбле, Бөгелмәнең «Тамчылар» вокаль ансамбле, Мамадыштан «Эскиз» вокаль ансамбле, Яңа Чишмә районыннан «Шешминка» хореографик ансамбле, Әгерҗе районыннан «Хыял» хореография ансамбле (Иж-Бубый авылы), Яшел Үзән районыннан «Хыял» вокаль триосы (Осиново авылы) һ.б. катнашкан.

«Татарстан балалары дуслык, тынычлык һәм үзара аңлашу турында җырлый, аларның җырлары игелеккә һәм иҗатка өйрәтә. Хәзерге дөньяда бу аеруча кирәк. «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте 18 ел артекчыларга матурлык бүләк итә», – дип билгеләп үткән концертны ачканда «Артек» яшьләр үзәгенең «Лазурный» лагере җитәкчесе Дмитрий Чип.

«20 елдан артык тарихында фестиваль үзен балалар һәм яшьләр өчен уникаль иҗади мәйданчык буларак күрсәтте. Биредә яңа талантлар туа, эстрада сәнгате шедеврлары булдырыла, ә иң мөһиме – традицияләр саклана, илебез халыкларының күпкырлы мәдәни һәм рухи мирасына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләнә», – дип балаларны сәламләгән ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы сәркәтибе, Россия Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым җирендә үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале чараларының мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үткән һәм проектны оештыручыларга рәхмәт белдергән.

Бәйрәм кичәсе «Артек» халыкара балалар үзәге җитәкчелегеннән укытучыларга һәм оештыручыларга «Сәнгать үсешенә өлеш керткән өчен» дигән алтын медальләрне тапшыру белән тәмамланган.

  • Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җәйге сменасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе ярдәмендә уза.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*