tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең кышкы сменасы узды
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең кышкы сменасы узды

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең кышкы сменасы узды

Яшел Үзән районының «Сосновый Бор» сәламәтлек йорты «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең кышкы сменасын җыйды. Әлеге чарага Татарстан Республикасының 17 районыннан 180 бала катнашты.

2-10 гыйнвар көннәрендә биредә,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә инде уналтынчы тапкыр кышкы иҗади смена үза.

Традицион мәдәни-белем бирү чарасы кысаларында сменада катнашучылар танылган сәнгать эшлеклеләренең иҗади очрашуларын һәм мастер-классларын карыйлар, вокал, хореография һәм конферансье буенча үзләренең яңа номерларын тәкъдим иткән бәйрәм концертлары белән чыгыш ясыйлар.

Чараның мәртәбәле кунаклары итеп Яшел Үзән башлыгы урынбасары Николай Бызин, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева, «Сәхнә тәҗрибәләре үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, хореограф-сәхнәгә куючы Владимир Аносов, И.Кобзон исемендәге театр сәнгате институтының вокал буенча өлкән укытучысы, халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко чакырылган иде.

«Созвездие-Йолдызлык» – бик күркәм традиция ул. Моңарчы бу кадәр зур концертларда булганым юк иде минем, бүген исә сәхнәдә барганнарны шундый дулкынлану белән күзәтәм. Миңа бик якын бу искиткеч җылы, рәхәт атмосфера, мондагы аураны аңлатыр өчен, кирәкле сүзләр таба алмасмын төсле, – дип бүлеште Николай Бызин. Фестиваль катнашучылары, укытучылар һәм әти-әниләргә зур уңышлар, сәламәтлек, имин тормыш телим. Барыгызны да Раштуа бәйрәме белән! »

Яңа ел каникуллары көннәрендә фестиваль лауреатлары – Яшел Үзәннән «Антошкилand» вокаль ансамбле, Буадан «Ассорти» төркеме, Казаннан Камил Вәлиев, Александр Малышев, Әлмәттән Аделина Җәфәрова, Чаллыдан «Мизгел» бию театры квартеты,Чүпрәле районыннан Юлия Михайлова, Азнакайдан «Лилия» хореография коллективы һәм башка бик күпләр Яңа ел каникуллары көннәрендә рәхәтләнеп ял итә алдылар. Сменаның остазлары – «Йолдызлык» ны тәмамлаучылар-Россия театр сәнгате-ГИТИС институты студентлары.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты Дмитрий Туманов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының «Йолдызлык»тан башлануына игътибар иттерде.

«Кышкы смена һәммәбезгә дә «Созвездие-Йолдызлык» исемле могҗизаның мәңге яшәренә өмет бирә!Хәзерге вакытта кешеләр яктылыкка, матурлыкка һәм шатлыкка аеруча мохтаҗ. Яңа елны без бик лаеклы башладык, республикада яшәүче халыкларның төрле телләрдәге җырлары яңгырады, ә бу аеруча әһәмиятле. Күп кенә кешеләр өчен «Созвездие-Йолдызлык» – милләтнең гореф-гадәтләрен һәм мәдәни билгесен саклап калучы иң көтелгән сәнгати вакыйгаларның берсе», – диде Дмитрий Туманов.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*