tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ставрополь краенда “Көньяк Сабантуй” башланды
Ставрополь краенда “Көньяк Сабантуй” башланды

Ставрополь краенда “Көньяк Сабантуй” башланды

Кече Барханчак авылы мәдәният йортында «Көньяк Сабантуй» татар милли бәйрәме башланды. Бәйрәм үз эченә милли җырлар, биюләр, уеннар белән концерт программасын ала. Кунакларны татар ризыклары белән өстәл көтә.

Бәйрәмдә Ставрополь крае мәдәният министры Татьяна Лихачева, Ставрополь крае буенча баш федераль инспектор Юрий Бочаров, Ставрополь краеның Ипатов шәһәр округы башлыгы Вера Шейкина катнаша.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм милли мәгариф һәм мәдәният комитет җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*