tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясендә татар теле һәм мәдәниятен өйрәнәләр
Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясендә татар теле һәм мәдәниятен өйрәнәләр

Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясендә татар теле һәм мәдәниятен өйрәнәләр

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, Башкортостан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Стәрлетамакның 5нче гимназиясенә килде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация татар теле укытыла торган оешманың эшчәнлеге белән танышты.

-Бүгенге көндә этномәдәни юнәлештәге «Без туган якны өйрәнүчеләр», «Алтынай», «Этнографик музей», «Милли-гамәли сәнгать», «Туган сүз» программаларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган. Биредә Стәрлетамакның иҗат интеллигенциясе катнашында чаралар үткәрелә. “Ибраһимов укулары” Республика фәнни-гамәли конференциясе гимназия һәм шәһәр тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнде, – дип сөйли белем бирү оешмасы хезмәткәрләре.

Васил Шәйхразыев, матур гадәт буенча, гимназиягә татар телендә китаплар тапшырды, алар укучыларның белем алу һәм үз халкының мәдәниятен өйрәнү юлында ярдәмчеләренә әйләнәчәк. Алар арасында классик һәм заманча татар әдәбияты, халкыбызның тарихы һәм мәдәниятенә багышланган “Татар дөньясы” басмасы, “Татар милли ашлары” кулинария энциклопедиясе, “Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз” китабы һ.б.

Башкортстан Республикасы Стерлетамак шәһәренең 5нче гимназиясе 2002 елда ачылган.

8-11 сыйныфларда фәнне тирәнтен өйрәнү «Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте», «Татар әдәбияты» дигән электив курслар, фәнне өйрәнүгә сәгатьләрне арттыру хисабына башкарылды. Этнографик музей төзелә башлады. Еллар дәвамында, гимназиядә этномәдәни бәйрәмнәр, театральләштерелгән тамашалар, шәһәрнең иҗат интеллигенциясе белән очрашулар уздыру традицияләре барлыкка килде.

Бүген 5 нче гимназия базасында семинар-практикумнар, квалификация күтәрү курслары уза. Укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар бирәләр, укучыларга этномәдәни тәрбия бирү буенча уңай тәҗрибә күрсәтәләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*