tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта Сабан туе гөрләп үтте
Сургутта Сабан туе гөрләп үтте

Сургутта Сабан туе гөрләп үтте

Сургутта борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары белән бергә халкыбызның милли бәйрәме “Сабан туе” гөрләп үтте. Быел ул 35нче тапкыр уздырылды. Күркәм бәйрәмне зурлап уздырырга Татарстан республикасы министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Мөслим муниципаль районы белән берлектә Сургут шәһәре хакимияте килешүе белән, әзерлек эшләре яздан ук башланып китте. Бәйрәмнең инициаторлары Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты белән башкорт иҗтимагый оешмалары җитәкчелегенә вәзгыять быел зур сынауны куйды. Илдәге вакыйгалар да оештыручылар алдында сораулар тудырмады түгел. Шөкер, бәйрәм бик күңелле узды, очраштырды, дуслаштырды, бердәмлеккә өндәде ул!

Сургутта халкыбызның “Сабан туе” бәйрәме күптән милләтара бәйрәмгә әйләнде инде. 100дән дә артык милләт вәкилләрен үзенә сыйдырган Сургут шәһәре моның ачык мисалы. Татар – башкорт халкының дуслыгы, бердәмлеге башка халыкларны да үзләренә җәлеп итүе сер түгел. Дуслыкка, татулыкка өндәүче, миллилегебезне саклап калучы бердән-бер бәйрәм ул – Сабантуй! Бүгенге мәйданны гына алыйк, шәһәребездә бердәм һәм тату яшәүче татар, башкорт, чуваш, удмурт, дагыстан һ.б милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач бергә ял да итә. Әйе, әйтеп үтик хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәтләнергә тиеш. Мохтариятта горурланырлык шәхесләребез дә байтак икән. Быел барыбызны да шәһәр хакимияте, шәһәр Думасы Советы алдынгыларны бүләксез калдырмады. Киләчәккә ныклы адымнар белән атларга өндәде ул һәркемне. Күңелләргә илһам нуры өстәгән быелгы бәйрәмне еллар узгач сагынырбыз әле без!

Язма ахырына мохтарият активы, шагыйрә Венера Фаррахованың шигырь юлларын да өстим.

Сургутта Сабантуйда.
Сабантуй бүген Сургутта,
Гөрләп тора зур мәйдан.
Кунаклар да бәйрәмгә дип,
Килгәннәр ераклардан.

Дөнья мәшәкатьләреннән
Онытылып беразга,
Яше- карты, бала- чага
Бәйрәмдә куңел ача.

Сабантуй авыл бәйрәме,
Без авыл балалары.
Шәһәрдә дә онытылмый
Халкымның йолалары.

Тракторчы, савымчысы,
Булмаса да шәһәрдә,
Еллык эшкә йомгак ясап,
Уңганнар буләкләнә.

Сабантуйны котлый буген
Казан, Сибай, Мөслимнәр.
Сургутның үз Сандугачы,
Урын алганнар турдән.

Көрәш мәйданы да шаулый,
Көтә бәйрәм батырын.
Анда житезләр йөгерә,
Кабып агач кашыгын.

Тукталмыйча була мени
Калфакның эшләренә.
Кургәннәрнең ушы китте,
Чиккән чигүләренә.

Көянтә – чиләкләр аскан
Су ташый уңган кызлар.
Уеннар уйнаганда да,
Тынмый дәртле моң – җырлар.

Сабантуй – хезмәт бәйрәме,
Һәм дә дуслык бәйрәме.
Татар, башкорт мәңге бергә,
Бертугандай яшәде.

Кайда гына йөресә дә,
Югалмас татар, башкорт.
Араларда дуслык булсын,
Бердәм яшәсен халкым.

Барчасына, кунакларга,
Рәхмәт җитәкчеләргә.
Кемнәр керткән үз өлешен,
Бугенге зур бәйрәмдә.

Бәйрәм мизгелләре төркем альбомында. Эшләгән эшләребезгә киләчәктә теләге булган һәркем кушыла ала. Бердәмлектә гомер итик, дуслар!

Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО – Югра

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*