tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиянең Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та балалар өчпочмак пешерергә өйрәнгән
Бурятиянең Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та балалар өчпочмак пешерергә өйрәнгән

Бурятиянең Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та балалар өчпочмак пешерергә өйрәнгән

Бурятия татар автономиясенең «Байкалда татар бизәкләре» проекты командасы Хорин районы Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та булып кайткан. Бу хакта Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова хәбәр итә.

Фестивальнең төп герое «Өчпочмак» белән берлектә балалар кыстыбый, өчпочмак пешерү мастер-классында катнашкан.

Чарада шулай ук, «Байкалда татар бизәкләре» арт-күргәзмәсе эшләгән.

Этноквестта балалар өчпочмак сүзенең рус телендә ни аңлатуы белән танышкан, өстәп, Казанда узган футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында башкаланың аккредетация үткән кафе һәм рестораннарында барысы 21,1 меңнән артык өчпочмак ашалуы турында, шуңа күрә өчпочмакның FIFA-2018 нең бренды исемен яулавы турында мәгълүматны белгәннәр.

Тэгда гомумбелем бирү мәктәбе директоры Ольга Бариева «Байкалда татар бизәкләре» иҗтимагый этномәдәни киңлекләр һәм этнотурлар проекты командасына әлеге фестивальне үткәрүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдергән. Чөнки проект 2022 елда «Өчпочмак-фест»ны үткәрүгә һәм «Дружба-Дуслык-Найрамдал» арт-объекты белән этномәдәни иҗтимагый киңлек булдыруга ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасының гранты бәйгесендә җиңү яулаган.

«Өчпочмак фест»ның Хорин районы Тэгда авылында оештырылуы очраклы түгел, — ди Саҗидә Батталова. Җирлек халкы 1800 кеше булса, аларның 120 се – татарлар. Алар бирегә коллективлаштыру чорында Татарстан АССРдан Себергә эшче көчләр буларак җибәрелгән. Авыл хуҗалыгы һәм индустриальләштерү үсеше вакытында Бурятия АССРга Идел буеннан 20 меңнән артык татар гаиләсе күченеп килә».

2019 елда Курба елгасы үзәнлеге татарлары беренче тапкыр Байкал Сабантуе уздыра. Татарларга хөрмәт йөзеннән Хоринск районында яшәүче башка милләт вәкилләре дә милли татар киемнәре тектерә, барлык авыл җирлекләре дә татар ашларын һәм татарларның көнкүрешен тасвирлаган экспозиция тәкъдим итә, «Умырзая» иҗади коллективы төзелә.

Умырзая этностудиясе җитәкчесе Лариса Сәхиева сүзләренә караганда, «Тэгда өчпочмагы» – үзенчәлекле, чөнки ул хәерле күршелекне аңлата. Ә аның тигез 3 почмагы Курба үзәнендә дус һәм тату булып бурятлар, татарлар һәм руслар яшәвен белдерә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*